«Яз гүзәле»: әдәби уен (6+)
Язның беренче бәйрәме – 8 март алдыннан балалар өчен шәһәр Үзәк китапханәсенең балалар һәм яшүсмерләр бүлеге хезмәткәрләре «Яз гүзәле» дигән әдәби уен уздырды. Катнашучы кызлар «Зирәк Василиса», «Иң чибәр», «Комплиментлар», «Көйне таны», «Көзгедәге матурлык», «Бию», «Тәмле ризыклар» дигән төрле бәйгеләрдә үз осталыкларын күрсәтте. Алар табышмаклар чиште, җитезлектә һәм тапкырлыкта көч сынашты, гомумән, тамашачыларга чын яз кәефе бүләк итте. Барлык катнашучылар да үзләрен иң яхшы яктан күрсәтте һәм жюрига җиңүчене билгеләү бик авыр булды. Бәйгедә катнашкан өчен һәр команда үз номинациясендә җиңү медале белән бүләкләнде. |